13 июль көнне районыбызда «Автоледи – 2019» конкурсы булып узды. ЮХИДИнең район бүлекчәсе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе тарафыннан оештырылган әлеге бәйгедә 9 гүзәл зат катнашты.
Ярышта катнашучылар иң элек компьютер каршында юл хәрәкәте кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә үзләштергәннәрен күрсәтеп, имтихан тоттылар.
Бәйгенең икенче этабында «автоледилар» машина йөртү осталыгын күрсәттеләр.
Барлык турлар буенча нәтиҗәләрне кушып исәпләгәннән соң, беренчелек узган елгы автоледи Гөлия Саматовага бирелде. Икенче урында – Хәбибрахманова Диләрә, өченче урында – Айсылу Шәмсевалиева.
Җиңүчеләргә «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе тарафыннан әзерләнгән бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Ә август аенда «Автоледи – 2019» республика бәйгесендә район данын яклап Гөлия Саматова катнашачак. Аңа уңышлар телик.