«Белем һәм тәрбия бирүдә Каюм Насыйри хезмәтләре» республикакүләм бәйгесенең йомгаклау конференциясе узды

2025 елның 19 декабре, җомга

2025 елда без К. Насыйриның тууына 200 ел тулуны билгеләп үттек. 18 декабрьдә Татарстан Республикасы Биектау районының «Йолдыз» Ямаширмә балалар бакчасында татар телле тәрбиячеләр арасында үткәрелүче «Белем һәм тәрбия бирүдә Каюм Насыйри хезмәтләре» республикакүләм бәйгесенең йомгаклау конференциясе узды. Чарада хөрмәтле кунаклар катнаштылар:

• ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге җитәкчесе Хисамиева Й.Ш.;

• “Мәгарифне үстерү институты” татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Шәмсетдинова Р.Р.;

• “Мәгарифне үстерү институты” мәктәпкәчә белем бирү бүлеге җитәкчесе Мифтахетдинова Н.Р.;

• МКУ “Биектау муниципаль районы мәгариф бүлеге” җитәкчесе Халитов И.А.;

• К. Насыйри исемендәге музейның Казан филиалы  өлкән фәнни хезмәткәре Мифтахетдинова Н.М.;

• Арча педагогика көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Төхфәтуллина Ә. Г.

Конференция барышында Саба районыннан конкурсантлар үзләренең эшләрен хөрмәтле жюри каршына тәкъдим иттеләр һәм түбәндәге бүләкләргә лаек булдылар: 1 урын – Сабаның 3 нче «Шоколад» балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Заһидуллина Л. М. 3 урын – Сабаның 2 нче «Эллуки» балалар бакчасы тәрбиячесе Хәлиуллина А. Ф. 3 урын – Югары Симетнең «Ромашка» балалар бакчасы тәрбиячесе Закирова А. Ф. Педагогларны конкурста призлы урыннары белән котлыйбыз! Сезнең казанышлар –хезмәттәшләрегез һәм тәрбияләнүчеләр өчен менә дигән үрнәк. Сезгә алга таба да уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International