Бүген Кытай Тайбэйында өстәл теннисы буенча «ITTF World Para Elite Taipei City 2026» халыкара турнирында шәхси разрядта ярышлар тәмамланды.
Безнең спортчыбыз Галина Гороховатченко бронза медален яулады. Галинаны һәм аның тренеры Исмаилов Фарход Усман улын котлыйбыз!
Спортчыга алга таба да, теләсә нинди каршылыкларны җиңеп, сайланган юнәлештә хәрәкәт итүен телибез. Бу уңыш сезнең киләчәктәге искиткеч казанышларыгыз өчен башлангыч булсын!