“Яшьлек” яшьләр үзәге Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе белән берлектә, район яшьләрен “Әрсез иҗат”ка чакырды.
Саба муниципаль районында “Авыл яшьләре" төбәк проекты кысаларында, "Әрсез иҗат" социаль проектын гамәлгә ашыру максатыннан яшьләр белән очрашу үткәрелде.
18 нче декабрь көнне, район мәдәният йортына, Саба һәм күрше- тирә районнардан кызыксынучан һәм актив яшьләр җыелган иде. Алар өчен актёрлык һәм ораторлык осталыгы, юмор язу һәм импровизация осталыгы, хореграфия осталыгы, музыка язу һәм тавыш яздыру буенча мастер – класслар үтте.
Яшьләр төрле мәйданнарга җыелды. Иң беренче мәйданда яшьләр белән Татарстанның атказанган артисткасы, җыр һәм бию буенча үткәрелгән күп кенә проектларның җиңүчесе һәм остазы Хаматгалеева Гөлия Фоат кызы эшләде. Ул егет-кызларга бию серләрен ачты, үз-үзеңне ничек тотарга икәнлеген һәм беренчел бию элементларын өйрәтте.
Икенче мәйданда татар стендап-проектын алып баручы, яшьләр өчен кызыклы чаралар оештыручы, продюсер, “Әйдә ШаяРТ” татар КВН лигасы юмористы һәм редакторы, Паласком иҗат студиясе, “Әрсез CLUB” проекты актеры Фаиль Баязитов яшьләргә сәхнәдән курыкмаска, сәхнәне тоя белергә, халык алдына чыгудан оялмас өчен нәрсәләр эшләргә, актёрлык һәм ораторлык осталыгы мөмкинлекләрен өйрәтте.
“Поволжье” КВН лигасы уенчысы, “Әрсез CLUB” проекты стендап-комигы Рәмис Давыдов яшьләрне юмор язу һәм импровизация серләренә төшендерде.
Яшьләр өчен иң кызыгы “Алтын барс” премиясе иясе, автор һәм башкаручы, шулай ук юморист Рамил Закиров үткәргән мастер-класс булгандыр. Ул иҗатка якын егет, кызларга җыр сүзләре язу, музыка язу кебек кызыклы мәгълүматлар җиткерде. Теләгәннәрнең тавышын да яздырып карады.
Яшьләр өчен оештырылган фестивальгә, Актаныш районының “Нәмәкәй” татар КВН лигасы командасы килүе дә ямь өстәде. Алар КВНнан өзекләр күрсәттеләр, шаярттылар, катнашучылар белән кызыклы видеолар төшерделәр.
"Әрсез иҗат" социаль проектын гамәлгә ашыру максатыннан яшьләр белән очрашу юмористик концерт белән тәмамланды. Яңа танылып килүче яшь җырчылар Нәфис һәм якташыбыз Миләш җырлары яшьләргә бирәк тә ошады. Концерт барышында залда утырган яшьләр белән җанлы әңгәмә оештырылды, шаян җырлар яңгырады, дискәтүк оештырылды.