19 нчы майда җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә, хуҗалыкның азык хәзерләү техникаларының төзеклелеге hәм азык саклау урыннарының хәзерлеге буенча конкурс узды.
Комиссия үзйөрешле чапкычларның һәм азык җыю комбайннарының әзерлеген һәм механизаторларның тиешле таныклыклары булуын тикшерде.
Техник карауда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Баязитов Гөлүс Сәлим улы, Саба районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, ҖЧ “Игенче” җәмгыяте белгечләре катнашты.
Комиссия машиналарның техник торышын, запас частьләр белән тәэмин ителешен, шулай ук хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы таләпләренең үтәлешен бәяләде.