Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның ата-аналары белән даими рәвештә дәресләр уздыралар. Мондый балаларга әйләнә-тирәлекнең төрлелеген күрергә, ишетергә, тоярга, өлкәннәр дөньясына керергә, аларга үзара ярдәм итәргә, үз-үзеңне үстерергә һәм шул ук вакытта үз сәламәтлегеңне кайгыртырга ярдәм итәргә булышалар.
Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре “Альпари” ярдәм фонды белән берлектә социаль хезмәтләрдән файдаланучы гаиләләр өчен Казан шәһәренә «Йөрәкләрне тоташтырып» дигән хәйрия чарасына баруны оештырдылар. Балалар “Мәскәү” мәдәни үзәгендә булдылар. Алар өчен аниматорлар катнашында концерт һәм хәрәкәтле уеннар оештырылды.
2019 елның 18 июлендә Саба муниципаль районындагы «Балкыш «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» өйгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәребезнең Саба муниципаль районының Шекше авылы буйлап экскурсиядән өйләренә зур соклану белән кайттылар. Экскурсияне социаль хезмәткәр Шакирҗанова Венера Габделхәй кызы озатуында узды.
Авыл җирлегенә килү белән аларны авыл җирлеге башлыгы Хәйретдинов Радик Рамазан улы каршы алды. Шекше авыл клубы мөдире Сисметдинова Ләйсән Азат кызы белән берлектә кызыклы экскурсияләр оештырдылар: авыл җирлеге тарихы музеена экскурсиягә бардылар, анда музей экспонатлары белән таныштырдылар, мәдәният йортын күрсәттеләр, Җиңү һәйкәлен, чишмәне карадылар. Алар шулай ук өлкәннәр өчен самавыр артында чәй табыны оештырдылар, Анда Шекше авылы тарихы турында сөйләделәр, халык нәрсә белән «сулый һәм яши», дип сөйләделәр. Самавыр артында өлкәннәр бер-берсе белән актив аралаштылар, вакытны күңелле үткәрделәр. Өлкәннәребез бик кунакчыл һәм экскурсиядән канәгать булдылар.
Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре, районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге җитәкчесе белән берлектә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә исәптә торучы гаиләләргә автоном янгын белдерүче кисәткечләр куелды, шулай ук янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде. Автоном янгын белдерү кисәткечләре Саба муниципаль районының “ФРГ “ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте спонсоры тарафыннан тәкъдим ителде.
2019 елның 11 июлендә Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге белгечләре Нурмиева Розалия Котдус кызы һәм Таҗниева Рузалия Гайфулла кызы белән берлектә, өлкәннәребез өчен Тимершык авыл җирлегенә сәяхәт оештырдылар. Өлкәннәр Тимершык авылының табигате белән таныштылар , Изге чишмәдә булдылар.
Туризм өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне сәламәтләндерүгә зур йогынты ясый, психосоматик авыруларны профилактикалауга, физик форманы һәм сәламәтлекне саклауга, кызыклы кешеләр белән аралашуга ярдәм итә.
Экскурсия бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте, өлкәннәр экскурсиядән бик канәгать булдылар, киләчәктә шушындый чараларны кабатларга теләк белдерделәр.
Истәлеккә калырлык итеп фотосүрәткә төштеләр.
2019 елның 2 июлендә театр елы кысаларында Саба районы " Балкыш «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәре Хәбибрахманова Айсылу Мәүлетҗан кызы үзенең карамагындагы Зиннурова Рәзинә Морадым кызы белән берлектә Аккүл Бигәнәй авылы китапханәсенә бардылар. Китапханә хезмәткәре Котдусова Нәзирә аларны Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының, СССР һәм ТАССР ның атказанган артисты Шәүкәт Хәсән улы Биктимеровның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Зиннурова Рәзинә Шәүкәт Биктимеровның тормыш юлы һәм кызыклы фактлар белән таныштырды. Алар башка язучыларның да биографиясе белән кызыксындылар һәм яңадан китапханәгә килергә теләк белдерделәр.
Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең хезмәткәрләре 70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче пенсионерларга һәм инвалидларга торак-көнкүреш шартларын тикшерү, газ җиһазларын, электр үткәргечләрен тикшерү максатыннан даими йөреп торалар. Шулай ук газ һәм электр хезмәте белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары да катнаша. Белгечләр өлкәннәр белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, социаль мошенниклыктан саклану чаралары, социаль ярдәм чаралары турында аңлату әңгәмәләре алып барырга онытмыйлар, ашыгыч хезмәтләренең телефон номерлары белән белешмәлекләр таратыла. Мондый характердагы әңгәмәләр аларны уяу һәм игътибарлы булырга өйрәтә.