Театр елы кысаларында

2019 елның 9 июле, сишәмбе

2019 елның 2 июлендә театр елы кысаларында Саба районы " Балкыш «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәре Хәбибрахманова Айсылу Мәүлетҗан кызы үзенең карамагындагы Зиннурова Рәзинә Морадым кызы белән берлектә Аккүл Бигәнәй авылы китапханәсенә бардылар.  Китапханә хезмәткәре Котдусова Нәзирә аларны Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының, СССР һәм ТАССР ның атказанган артисты Шәүкәт Хәсән улы Биктимеровның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды.  Зиннурова Рәзинә Шәүкәт Биктимеровның тормыш юлы һәм кызыклы фактлар белән таныштырды.  Алар башка язучыларның да биографиясе белән кызыксындылар һәм яңадан китапханәгә килергә теләк белдерделәр.

Тэги: СЯИ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International