2019 елның 11 июлендә Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге белгечләре Нурмиева Розалия Котдус кызы һәм Таҗниева Рузалия Гайфулла кызы белән берлектә, өлкәннәребез өчен Тимершык авыл җирлегенә сәяхәт оештырдылар. Өлкәннәр Тимершык авылының табигате белән таныштылар , Изге чишмәдә булдылар.
Туризм өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне сәламәтләндерүгә зур йогынты ясый, психосоматик авыруларны профилактикалауга, физик форманы һәм сәламәтлекне саклауга, кызыклы кешеләр белән аралашуга ярдәм итә.
Экскурсия бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте, өлкәннәр экскурсиядән бик канәгать булдылар, киләчәктә шушындый чараларны кабатларга теләк белдерделәр.
Истәлеккә калырлык итеп фотосүрәткә төштеләр.