Торак-көнкүреш шартларын тикшерү

2019 елның 2 июле, сишәмбе

Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең хезмәткәрләре 70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче пенсионерларга һәм инвалидларга торак-көнкүреш шартларын тикшерү, газ җиһазларын, электр үткәргечләрен тикшерү максатыннан даими йөреп торалар.  Шулай ук газ һәм электр хезмәте белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары да катнаша. Белгечләр өлкәннәр белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, социаль мошенниклыктан саклану чаралары, социаль ярдәм чаралары турында аңлату әңгәмәләре алып барырга онытмыйлар, ашыгыч хезмәтләренең телефон номерлары белән белешмәлекләр таратыла.  Мондый характердагы әңгәмәләр аларны уяу һәм игътибарлы булырга өйрәтә.

Тэги: СЯИ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International