Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә җитәкче урынбасары Ады Зәйдуллина җитәкчелегендә күчемсез милек базарында профессиональ катнашучылар - эре төзүчеләр, банклар, күчемсез милек агентлыклары һәм тд вәкилләре өчен «түгәрәк өстәл» узды.
Чараны үткәрү кысаларында Юридик затларның күчемсез милеген һәм өлешләп катнашу килешүләрен теркәү бүлеге башлыгы урынбасары Альбина Мәгъсумова анда катнашучыларны 151-ФЗ номерлы Федераль закон белән кертелгән үзгәрешләр белән таныштырды.