Тирә якны төзекләндерү максатыннан Тимершык авыл җирлеге буенча иске йорт, каралты кура сутү эшләре даими үткәрелеп тора. Соңгы көннәрдә Тимершык авылы Ак Чишмә урамында иске йорт сүтелеп территориясе чистартылды.
15 июль көнне Кояшкай лагеренда Сәләт-Саба сменасының ябылу тантанасы булып узды.
9 июль көнне Саба муниципаль районы буенча Гостехнадзор инспекторы Р.Р. Харисов тарафыннан Олы Кибәче авыл җирлегендәге шәхси тракторларга, үзйөрешле машиналарга, арбаларга техник карау уздырылды.
Россия почтасы көне-почта элемтәсе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Россиядә почта көнен июльнең икенче якшәмбесендә үткәрәләр. Быел бәйрәм 14 июльгә туры килә һәм рәсми дәрәҗәдә 26 тапкыр уза. Бу бәйрәмнең максаты-почта элемтәсенең дәүләт өчен мөһим булуын күрсәтү һәм почта хезмәткәрләре хезмәтен искә төшерү. Әлеге бәйрәм уңаеннан Мингәр авыл клубында балалар белән "Рәхмәт сиңа почтальон" исеме астында танып-белү сәгате үткәрелде. Клуб мөдире балаларга әлеге һөнәрнең әһәмияте һәм хат ташучыларның бурычлары турында сөйләде. Шулай ук балалар арасында рәсем конкурсы оештырылды, соңыннан барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
17 нче июль көнне 8:00 сәгатьтә Байлар Сабасының Г.Закир урамындагы ябык зиратта өмә оештырыла. Зур оешмадан 2, кечерәкләрдән 1 кеше чакырыла. Узегез белән чалгы яки триммер алып килүегез сорала. Печән чабу өмәсендә актив катнашырга чакырабыз.
10 июль көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл китапханәсе, Тенеки, Йосыф- Алан авыл клублары һәм авыл җирлеге үзешчәннәре белән берлектә Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «Җыр керсен күңелгә» дигән матур концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Һәр чыгышны өлкәннәр көчле кул чабулар белән каршы алдылар. Җыр- шигырь, күңелгә үтеп керә торган сүзләре белән өлкәннәр күңелендә әйтеп бетергесез хис калдырдылар. Чыгыш ясаучылар тамашачыларга күп күңелле минутлар, күңел тынычлыгы, яхшы кәеф бүләк иттеләр .
2019 нчы елның 14 июлендә Урта Саба авылында "Балалар Сабантуе" бәйрәме узды. Бәйрәмне шигырьләр һәм җырлар белән ачып җибәрделәр. Балалар татар халык уеннары белән таныштылар: татар милли көрәше, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, кашыкка йомырка куеп йөгерү, аркан тарту. Барлык уеннар да музыка астында узды. Күңелле уеннарда, эстафеталарда катнашу да балаларны сөендерде.
12 июль көнне Шекше мәдәният йортының «Зиләйлүк» фольклор коллективы Азнакай шәһәрендә “Чатыр тауда җыен” халык иҗаты фестиваленда катнашып лауреат исеменә лаек булды.
12 июль көнне Миңгәр авыл клубы мөдире һәм китапханәче балалар өчен "Сәлам сиңа кадерле җир - анам" дип исемләнгән экскурсия оештырдылар. Безнең туган җиребездән дә матур, кадерле бернәрсә дә юк. Балалар белән бергә туган җиребезнең матурлыкларына, киңлекләренә сокландылар, балаларга авыл турында бик күп кызыклы факторлар турында сөйләделәр, экологик темага викторина үткәрделәр. Ә аннан соң бергә хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
"Шытсу" авыл хуҗалыгы җәмгыяте иң яхшылар рәтендә