Сәләт атмосферасы талантларны ачарга һәм аларны ел дәвамында үстерергә ярдәм итә.
13 июль көнне Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының "Сабантуй» мәдәни-спорт комплексында терлекчеләрнең традицион слеты узды, анда 2019 елның беренче ярты еллыгы эшенә йомгак ясалды.
Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин, шулай ук терлекчелек тармагы алдынгылары, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре, АПК ветераннары катнашты.
Чараның тантаналы өлешендә министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм район башлыгы Рәис Миңнеханов чыгыш ясадылар. Алар терлекчеләрнең хезмәтен югары бәяләделәр һәм яхшы күрсәткечләр, күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр. Районның 2019 елның 1 яртыеллыгында терлекчелек тармагы эшенә йомгак ясап, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин чыгыш ясады.
Шуннан соң хезмәт алдынгыларына Рәхмәт хатлары, ә җитештерү алдынгыларына акчалата премияләр тапшырылды.
2019 елның 1 нче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре буенча өч алдынгы хуҗалыкка дипломнар тапшырылды:
"Курсабаш» ҖЧҖ (җитәкчесе Ирек Җиһаншин);
"Юлбат АХП" ҖЧҖ (җитәкчесе Айнур Садыйков);
"Шытсу АХП" ҖЧҖ (җитәкчесе Флорид Гайнуллин).
Чара Әнвәр Нургалиевның иҗат төркеменең концерт номерлары белән үрелеп барды, спорт уеннары һәм конкурслар оештырылды.
10 июль көнне без приютта тәрбияләнүчеләр белән Казан зоопаркына мавыктыргыч сәяхәткә киттек. Экскурсия вакытында балалар төрле илләрнең кыргый фауна ияләре белән якыннан танышып кына калмыйча, хайваннар тормышы турында күп кенә яңа һәм кызыклы информациялэр белә алдылар. Экскурсия балаларга бик ошады.
13 нче июль көнне Сатыш авыл китапханәчесе "Авылым тарихы" дип исемләнгән экскурсия оештырды. Чара барышында Сатыш авылы тарихын тасвирлаган китап белән таныштырды. Авыл мәчете, музей мәдрэсә тарихы, авыл урамнары, күренекле шәхесләр, авылның бүгенгесе көндә яшәеше турында сөйләде. Балалар үзләренең кызыксындырган сорауларына жаваплар таптылар.
Ике басу Арташ авылы спорт-мәдәният үзәгенә реконструкция эше дәвам итә
Олы Арташ "Карлыгач" балалар бакчасы янында «лежачий полицейский» урнаштырылды
13 июль көнне Бигәнәй авылында ирләр командалары арасында волейбол буенча Бигәнәй яшьләр призына турнир булып узды. Турнирда Саба һәм Теләче районыннан 6 команда катнашты . Турнирның җиңүчесе Курсабаш командасы булды;
2 урын - Тимершык;
3 урын - Бигеней;
Сатыш авыл җирлеге башлыгы Бигәнәй яшьләренә спорт белән шөгыльләнер өчен туплар бүләк итте.Турнирны оештырган өчен Бигәнәй авылы яшьләренә рәхмәт белдерәбез.
Россия почтасы көне-почта элемтәсе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Тантаналарда структураның барлык хезмәткәрләре, биләгән вазыйфасына һәм стажына карамастан, катнаша. Алар арасында почтальоннар, бүлекчәләр, бүлү үзәкләре, складлар, транспорт хезмәте хезмәткәрләре, ярдәмче персонал бар. Тантаналарга элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы түрәләре, аларның туганнары, танышлары, дуслары, якыннары кушыла. Бәйрәмне ветераннар, укытучылар, студентлар, профильле уку йортларын тәмамлаучылар үз саныйлар.
13 июль көнне Саба аграр көллияте базасында " Мәктәпкә җыенырга булыш!» хәйрия акциясе узды.
12-14 июль көннәрендә район мәдәният йорты белгечләре Ульяновск өлкәсенең Павловка поселогында узган "Идел буе тирәнлеге" VII Бөтенроссия милли мәдәният фестивалендә катнаштылар. Ульяновск өлкәсе халкы өчен район мәдәният йорты коллективы чыгышы да истәлекле вакыйга булды. Фестивальнең максаты-милли мәдәниятләрнең традицияләрен саклап калу,мәдәни элемтәләрне киңәйтү һәм халык иҗатын активлаштыру.