"Мәктәпкә җыенырга булыш!" хәйрия акциясе

2019 елның 14 июле, якшәмбе

    13 июль көнне Саба аграр көллияте базасында " Мәктәпкә җыенырга булыш!» хәйрия акциясе узды. Бу бәйрәмдә ярдәмгә мохтаҗ аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдәге  балаларга портфельләр тапшырылды. Аларны Саба муниципаль район башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов котлады, үзенең изге теләкләрен җиткерде. Укучыларга шулай ук шәхси эшмәкәрләр акчалата ярдәм күрсәттеләр. Әлеге хәйрия чаралары әле алга таба дәвам итәчәк. Бу чарада катнашкан җитәкчеләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International