Терлекчеләр слеты 2019.

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

13 июль көнне Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының "Сабантуй» мәдәни-спорт комплексында терлекчеләрнең традицион слеты узды, анда 2019 елның беренче ярты еллыгы эшенә йомгак ясалды.

Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин, шулай ук терлекчелек тармагы алдынгылары, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре, АПК ветераннары катнашты.

Чараның тантаналы өлешендә министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм район башлыгы Рәис Миңнеханов чыгыш ясадылар. Алар терлекчеләрнең хезмәтен югары бәяләделәр һәм яхшы күрсәткечләр, күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр. Районның 2019 елның 1 яртыеллыгында терлекчелек тармагы эшенә йомгак ясап, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин чыгыш ясады.

Шуннан соң хезмәт алдынгыларына Рәхмәт хатлары, ә җитештерү алдынгыларына акчалата премияләр тапшырылды.

2019 елның 1 нче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре буенча өч алдынгы хуҗалыкка дипломнар тапшырылды:

"Курсабаш» ҖЧҖ (җитәкчесе Ирек Җиһаншин);

"Юлбат АХП" ҖЧҖ (җитәкчесе Айнур Садыйков);

"Шытсу АХП" ҖЧҖ (җитәкчесе Флорид Гайнуллин).

Чара Әнвәр Нургалиевның иҗат төркеменең концерт номерлары белән үрелеп барды, спорт уеннары һәм конкурслар оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International