"Рәхмәт сиңа почтальон"

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

Россия почтасы көне-почта элемтәсе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Россиядә почта көнен июльнең икенче якшәмбесендә үткәрәләр. Быел бәйрәм 14 июльгә туры килә һәм рәсми дәрәҗәдә 26 тапкыр уза. Бу бәйрәмнең максаты-почта элемтәсенең дәүләт өчен мөһим булуын күрсәтү һәм почта хезмәткәрләре хезмәтен искә төшерү. Әлеге бәйрәм уңаеннан Мингәр авыл клубында балалар белән "Рәхмәт сиңа почтальон" исеме астында танып-белү сәгате үткәрелде. Клуб мөдире балаларга әлеге һөнәрнең әһәмияте һәм хат ташучыларның бурычлары турында сөйләде. Шулай ук балалар арасында рәсем конкурсы оештырылды, соңыннан барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International