ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда наркомания һәм наркобизнеска каршы көрәшне профилактикалау программасын тормышка ашыру кысаларында «Наркомания: белергә, абынмаска!» дип исемләнгән әңгәмә корылды. Музей хезмәткәрләре балаларга наркотикның кешегә нинди йогынты ясавы турында сөйләделәр? Наркотиклар – акыл югалту халәте, ияләшү һәм бәйлелек тудырырга сәләтле матдәләр. Наркоманнар арасында 30 яшькә җитү сирәк күренеш. Организм наркотик матдәләргә никадәр иртәрәк ияләшсә, шулкадәр һәлакәтле йогынты ясаячак. Табиблар фикеренчә, дөньяда наркоманиянең таралуы хәзерге һәм киләчәк буыннар өчен үткәндәге чума яки холера эпидемиясенә караганда да  куркынычрак.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Бүген Башкарма комитетның инфраструктура үсеше бүлегендә "Вектор" ҖЧҖ проект оешмасы вәкилләре, "Таш" СФ ҖЧҖ подрядчысы вәкилләре катнашында Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә төзелә торган яшьләр үзәге объекты буенча эчке эшләр килешүе буенча эшлекле киңәшмә узды.

Тэги: ОКС

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Тәлгат Нәҗмиев исемендәге Шэмэрдэн китапханәнсенең уку залында әдәби сәгать узды. 

             Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәт алучылар белән мавыктыргыч өстәл уены уйнадылар. Бу уен «Башня» дип атала, ул хәтерне, игътибарны, акыл күнекмәләрен яхшыртырга ярдәм итә.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Район башлыгы, шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе, инфраструктура бүлеге начальниклары, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, шулай ук башкарма комитетның мәгариф идарәсе начальнигы һәм "Таш" ТФ подряд оешмасы вәкилләре катнашында  Байлар Сабасындагы балалар иҗат Йортын төзү буенча эш киңәшмәсе узды. Объектта территорияне төзекләндерү, мебель һәм җиһазларны җыю эшләре дәвам итә. Объектны тапшыру агымдагы елның ноябрь аеның беренче яртысына планлаштырылган.

Тэги: ОКС

Район башлыгы, шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе, инфраструктура бүлеге, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыклары, шулай ук Башкарма комитетның мәгариф идарәсе бүлеге башлыгы һәм Байлар Сабасы бистәсендә яшьләр үзәге төзү буенча "Таш" ФС подряд оешмасы вәкилләре катнашында эшлекле киңәшмә узды. Объектта металл конструкцияләр һәм профностил монтажлау эшләре төгәлләнгән, шулай ук суүткәргеч, тышкы канализация һәм җир асты газүткәргече салу эшләре дә төгәлләнгән. Бүгенге көндә түбә ябу һәм сэндвич-панельләр монтажлау эшләре бара. Объектта 5 техника һәм 15 эшче эшли.

Тэги: ОКС

Җирлегебездә урнашкан Пүкәл авыл мәчетендә ике атналык җәйге мөселман лагеры тәмамланды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

24 июнь көнне Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә мәдәният йорты  белән берлектә «Бер генә тапкыр гомер бирелә» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче начар гадәтләрнең кешенең сәламәтлегенә һәм үз-үзен тотышына начар йогынты ясавы, үз тормышыңны наркотиклар һәм башка психотроп матдәләр куллану белән бәйләргә кирәкме икәнлеге турында уйлану турында тормыштан мисаллар китерде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Беренчеләр белән хәрәкәттә бул

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International