Район башлыгы, шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе, инфраструктура бүлеге начальниклары, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, шулай ук башкарма комитетның мәгариф идарәсе начальнигы һәм "Таш" ТФ подряд оешмасы вәкилләре катнашында Байлар Сабасындагы балалар иҗат Йортын төзү буенча эш киңәшмәсе узды. Объектта территорияне төзекләндерү, мебель һәм җиһазларны җыю эшләре дәвам итә. Объектны тапшыру агымдагы елның ноябрь аеның беренче яртысына планлаштырылган.