“Сандугачтай монлы Тукай теле”

2026 елның 24 апреле, җомга

24 апрель көнне бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына  140 ел тулу уңаеннан “Тукай” паркында мәдәният бүлеге оешмалары тарафыннан оештырылган “Сандугачтай моңлы Тукай теле” дип исемләнгән бәйрәм  кичәсе үткәрелде. Чара башында Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улы  матур теләкләрен җиткерде, Тукай һәйкәленә чәчәкләр салынды.  Бәйрәм  район мәдәният йорты солистлары башкаруында “Бәйрәм бүген” җыры белән башланып китте. Сабаның балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар чыгышлары белән үрелеп барды. Сәнгать мәктәбе укучылары Г.Тукайның “Таз малай” әсәре буенча куелган “Мәдрәсәдә булган хәл” күренеше  чарага ямь  өстәде. Габдулла Тукайның иҗаты, тормыш юлын искә төшереп, истәлекләрне яңартып, Тукай тормышында хатын-кыз образлары күренешен Район китапханәсе хезмәткәрләре сәхнәләштерде. Китапханә каршында эшләп килүче клуб берләшмәләренә йөрүче китап укучыларыбыз, үзләре иҗат иткән шигырләрен сөйләде. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Фидәил улы матур бәйрәм чарасы белән котлады, теләкләр белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International