Июнь аеның матур көннәрендә спорт сөючеләр кызыксынып пляж футболы буенча уеннарны күзәтте. 9 команда арасында Сатыш авыл җирлеге командасы да бар иде. Әлеге команда составында Финанс-бюджет палатасы егетләре Инзил Мостафин һәм Илнар Галиев та уйнады. Нәтиҗәдә, команда уен нәтиҗәләре буенча 3 урынны яулады. Шунысы куанычлы, егет-кызларыбыз һәр спорт һәм мәдәни чараларда актив катнашалар, кирәк чакта башка командалар составында да үзләренең көчләрен сынарга өлгерәләр.
Җаваплылыгы чикләнгән «Юлбат» авыл хуҗалыгы җәмгыятендә терлек азыгы әзерләү тулы көченә бара.
Юлбат авыл җирлегендә Саба районы комиссиясе кече КФХ һәм шәхси җир хуҗаларының авыл хуҗалыгы җирләрен карады.
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
"Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге Актив озын гомерлелекнең сере хезмәттәшлектә, дип ышаналар!Үзәк белгечләре китапханә хезмәткәрләре белән берлектә олы яшьтә сәламәт яшәү рәвешенә багышланган «БиблиоЗОЖ» чарасы оештырганнар.
Очрашу программасы үз эченә алган иде:
сәламәт яшәү рәвеше турында мавыктыргыч әңгәмә;
катнашучылар арасында кыйммәтле тормыш тәҗрибәсе алмашу;
заманча нейроуеннар ярдәмендә хәтерне һәм игътибарны күнектерү;
хуш исле йорт бәлешләре белән традицион чәй эчү.
Мондый күпкырлы чара катнашучыларны яңа белемнәр белән баетып кына калмады, аларга фикердәшләре белән бергә күңелле вакыт уздыру мөмкинлеге дә бирде.
Хәкимова Миңнехаҗәр Шәрифулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Юбилярны Саба муниципаль районында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе
Л .Н.Гайнетдинова, Мишә авыл җирлеге башлыгы А.Х. Гатиятуллин, Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгының» ГБУ директоры Х. И. Фәйзрахманов һәм якыннары котладылар.
Шәмәрдән авылында 4 нче янгын сүндерү җәмгыяте хезмәткәрләре балалар һәм яшүсмерләр өчен беренче ярдәм күрсәтү буенча ачык дәрес үткәрделәр.
Шәмәрдән авылында ГТО нормаларына әзерләнү өчен яңа мәйданчык төзелә башлады.