Шәмәрдән авылында 4 нче янгын сүндерү җәмгыяте хезмәткәрләре балалар һәм яшүсмерләр өчен беренче ярдәм күрсәтү буенча ачык дәрес үткәрделәр.
Чара яшүсмерләрне беренче медицина ярдәме нигезләре белән таныштыру һәм гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту күнекмәләрен үстерү максатында оештырылды. Балалар сорауларга бик теләп җавап бирделәр һәм актив катнаштылар.