Җирлегебездә урнашкан Пүкәл авыл мәчетендә ике атналык җәйге мөселман лагеры тәмамланды. Балалар бик теләп мәчеткә килделәр. Алар бергәләшеп белем алдылар, намазлар укыдылар, мавыктыргыч викториналарны чиштеләр. Шулай ук балалар Пәйгамбәребез Мөхәммәд г. в. с. тормышы турында бик кызыксынып тыңладылар. Малайлар һәм кызлар тәхәрәт, госел алу тәртибен дә өйрәнделәр. Бу лагерьны оештыруда катнашучыларга рәхмәтебезне җиткерәбез.