Район башлыгы, шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе, инфраструктура бүлеге, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыклары, шулай ук Башкарма комитетның мәгариф идарәсе бүлеге башлыгы һәм Байлар Сабасы бистәсендә яшьләр үзәге төзү буенча "Таш" ФС подряд оешмасы вәкилләре катнашында эшлекле киңәшмә узды. Объектта металл конструкцияләр һәм профностил монтажлау эшләре төгәлләнгән, шулай ук суүткәргеч, тышкы канализация һәм җир асты газүткәргече салу эшләре дә төгәлләнгән. Бүгенге көндә түбә ябу һәм сэндвич-панельләр монтажлау эшләре бара. Объектта 5 техника һәм 15 эшче эшли.