Мәктәп белән хушлашу, олы тормыш юлына аяк басу – һәр кеше тормышында булган гүзәл вакыт.
26 июнь көнне Саба районында "Без тарихта эзлебез " иҗади- эзләнү конференциясенең "Ут эчендә татар кызлары" юнәлеше буенча Идрисова Кадрия Рәесовна катнашында зур чара уздырылды. Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче "Ак калфак" оешмасы, Татарстан язучылар берлеге белән бергә үткәрелүче әлеге конференциядә Балтач, Арча, Мамадыш, Зәй, Чистай, Балык Бистәсе районнарыннан да эшләр кабул ителде һәм 14 чыгыш тыңланды.
Татавтодор бүлекчәсе Тимершык - Мичән арасындагы юлны төзекләндерү эшләрен башлап җибәрде. Ремонт эшләре башлану сәбәпле төп юл кырыеннан иенче юл салынды.
Сабаның 4нче номерлы «Кынгырау» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, тәрбияче Алсу Хәмитовна белән бергә Башкарма комитетының архив бүлеге эше белән таныштылар.
Лесхоз интернат-йортында көн саен Үсеш характерындагы социаль хезмәтләр алучылар белән чаралар үткәрелә. Менә бүген дә рәхәтләнеп өстәл уеннары һәм шахмат уйнадык. Акыл, зирәклек, кызыксыну күнектердек һәм бары тик аралаштык.
26 нчы июнь көнне районыбызда Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы әгъзалары Идрисова Кадрия Рәис кызы җитәкчелегендә зур чара узды.
26 июнь көнне Сабабаш авыл клубы мөдире Килдебәк китапханәчесе белән берлектә «Зарарлы гадәтләр әсирлегендә»дигән мәгълүмат сәгате үткәрде.
Чара сәламәтлек, файдалы һәм зарарлы гадәтләр, көн режимын үтәүнең мөһимлеге, заманча кешегә үз сәламәтлеген саклау өчен нәрсә кирәклеге турында әңгәмәдән башланды.
Әңгәмә барышында зарарлы гадәтләрнең барлыкка килү сәбәпләрен ачыкладылар-холыкның йомшаклыгы,начар компания, олы кеше булып күренергә теләү яки гади кызыксыну.
Йомгаклап, чарада катнашучылар шундый нәтиҗә ясадылар: зарарлы гадәтләр колы булмас өчен өч кагыйдәне үтәргә кирәк: күңелсезләнмәскә, күңелеңә хуш килерлек шөгыль табарга, провокацияләргә бирешмәскә.
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
2025 елның июнендә Саба районының «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы бүлеге хезмәткәрләре үзәккә килүчеләр өчен укыту чарасы үткәрделәр. Чараның максаты-кулланучыларга товарлар сатып алганда һәм хезмәтләр, шул исәптән финанс хезмәтләре алганда аларның хокукларын һәм бурычларын аңлату.
Очрашу барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормалары җиткерелде. Чыгыш кызыксындырган мәсьәләләр буенча телдән консультацияләр белән үрелеп барды, сөйләшү темасына кагылышлы буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана»газетасы таратылды. Шулай ук коррупциягә каршы юнәлештәге һәм финанс белеме буенча мәгълүмат бирелде. Катнашучылар техник яктан катлаулы булмаган сыйфатлы товарларны кайтару сроклары һәм аяк киемнәрен алмаштыру яки кайтару үзенчәлекләре белән кызыксындылар. "Кулланучының тиешле сыйфатлы товар алмашу хокукы «маддәсе җентекләбрәк аңлатылды.
«Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы хәбәр иткәнчә, 2025 елның 8 июлендә Шәмәрдән торак пунктындагы радиотелеүзәктә 1:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр аналог һәм цифрлы телевидение һәм радиотапшырулар тапшыруларын туктатып, антенна-фидер җайланмаларының каты линияләрен монтажлау эшләре алып барылачак: «ТНВ», «Россия радиосы», «Татарстан радиосы», «Болгар радиослар», 1 нче һәм 2 нче Федераль мультиплекслар (РТРС-1 һәм РТРС-2).