Мәктәп белән хушлашу, олы тормыш юлына аяк басу – һәр кеше тормышында булган гүзәл вакыт. Бу – өметләр, ачышлар һәм эчкерсез планнар чоры. Быел Эзмә мәктәбендә 11 сыйныфны – 8 укучы тәмамлады. Шулардан 4 укучы фәннәрне «5»ле билгесенә генә үзләштереп алтын медальгә һәм 2 укучы көмеш медальгә ия булдылар.