"Гөлфия" чишмәсе

2025 елның 27 июне, җомга

26 нчы июнь көнне районыбызда Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы әгъзалары Идрисова Кадрия Рәис кызы җитәкчелегендә зур чара узды. Чараның икенче өлеше Иләбәр авылы янындагы Калатау итәгендә, мәдәният хезмәткәрләре, авыл китапханәчесе һәм клуб каршында эшләп килүче “Ак калфак” клуб берләшмәсенә йөрүчеләр белән берлектә, кунакларны каршы алып, бәйрәм чарасы уздырылды. Чара “Гөлфия” чишмәсе янында, әлеге чишмәгә исем кушу йоласын күрсәтеп башланып китте. Чарада катнашучылар, авылның үсешенә зур өлеш керткән Зариповлар гаиләсе “Гөлфия” чишмәсенең тарихы, гаилә ядкарьләрен бергә туплаган күргәзмә белән таныштылар. Чара “Гөлфия” чишмәсеннән алынган су белән кайнатылган чәй эчү белән тәмамланды. Әлеге чараны үздыруда Эзмә мәдәният йорты, Пүкәл авыл китапханәчесе хезмәткәрләре дә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International