Бүген Саба гимназиясенең "Беренчеләр хәрәкәте" активистлары чираттагы тапкыр «Әллуки» һәм «Шатлык» пилот балалар бакчаларында булдылар. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр укучылар килгәнгә бик сөенделәр. Җитәкчеләре Рәзинә Ильдус кызы һәм “Беренчеләр” садик балалары өчен төрле уеннар үткәрделәр, үзләренең акциялары турында сөйләделәр. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр уеннарда актив катнаштылар, йөгерделәр, сикерделәр һәм чын күңелдән күңел ачтылар.