14 гыйнвар көнне Сүлә авыл клубында Курсабаш авыл мәдәният йорты, Курсабаш китапханәсе белгечләре белән берлектә "Иске Яңа ел"дип исемләнгән ял кичәсе үткәрелде.Чара башында Без әкият персонажларына әйләнеп, барлык авыл халкын бәйрәм белән котладык.Балалар шигырьләр сөйләделәр, персонажлар белән фотога төштеләр, татлы бүләкләр алдылар. Соңыннан кичәне төрле күңелле уеннар белән дәвам иттек. Чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадык.
Бүген, 21 гыйнвар көнне, Саба 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында «Ел тәрбиячесе» республика конкурсының муниципаль этабының икенче туры узды. Конкурс кысаларында «Балачак», «Теремок», «Шоколад», «Әллүки» балалар бакчалары тәрбиячеләре төрле яшьтәге балалар белән педагогик чара тәкъдим иттеләр. Конкурс сынауларының максаты-конкурсант тарафыннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән уртак эшчәнлекне проектлау, оештыру һәм гамәлгә ашыру өлкәсендә һөнәри компетенцияләрне күрсәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Чараның максаты: халык көнкүреше, халык-гамәли иҗаты һәм гореф-гадәтләре белән танышу.
Бүген 3 номерлы Саба «Шоколад» балалар бакчасында “Ел тәрбиячесе -2022” бәйгесенең II туры узды. Әлеге бәйгедә Сабаның “Бәләкәч”, Лесхозның “Ләйсән”, Шәмәрдәннең “Әкият” балалар бакчалары тәрбиячеләре көч сынашты. Аларга “Шоколад” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар бик теләп ярдәмгә килде. Чит балалар бакчасы, бөтенләй башка мохит, моңарчы таныш булмаган балалар! Бәйгедә катнашучы тәрбиячеләргә җиңел булмагандыр. Тик алар барысыда куелган бурычны уңышлы башкарып чыкты. Тәрбиячеләр бәйгегә югары дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Аларга алга таба да зур җиңүләр насыйп булсын!
Кызыл-Мишә мәдәният йортында китапханә белән балалар язучысы Нәкыйп Каштановка 80 яшь тулу уңаеннан "Шигъри җанлы шәхес" дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды. Нәкыйп Каштанов практик табиб булып эшли һәм иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнә. Укучыларга Н. Каштанов язган китаплар тәкъдим ителде. Кунаклар шигырьләр, проза укыдылар. Ә балалар язучының хикәяләре буенча рәсемнәр ясадылар. Ел фасыллары турында шигырьләр һәм табышмаклар аеруча зур кызыксыну уятты, алар балаларга туган табигатьне яхшырак белергә ярдәм итә.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар белән ял сәгатьләрендә күңелле чаралар үткәрелеп тора.
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
20 гыйнвар 21 сәгатьтән 21 гыйнвар 9 сәгатькә кадәр.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 21 гыйнварында төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
2022 елның 19 гыйнвар көнендә “Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йорты ” дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә дәвалану физик культурасы инструкторы Хәсбиева Г.Р. интернатта аз хәрәкәтләнүчеләр белән эрготерапия дәресе үткәрде.
Дәреснең максаты: кулларның вак моторикасын яхшырту, аралашу һәм кәефне яхшырту.
Иштуган авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән "Кышын кошларны ашатыгыз" дигән акция үткәрделәр.Акциянең максаты-балаларның игътибарын кышлаучы кошларга җәлеп итү. Кыш кошлар өчен елның иң авыр чоры: салкын һәм ачлыктан бик күп канатлылар үлә. Кошлар безнең йорт янына очып киләләр, һәм без канатлы дусларга кышны чыгарга ярдәм итәргә тиеш .
Чара башында балаларга күчмә һәм кышлаучы кошлар нәрсә белән аерылып торулары, аларның үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Балалар кошларның кышка, салкыннарга ничек яраклашуын белделәр. Кышлаучы кошлар турында викторина сорауларына җавап бирделәр, кошлар турында табышмаклар чиштеләр.
Аннан соң балалар үз куллары белән җимлекләр ясадылар һәм ашлык белән әзерләнгән җимлекләрне элеп куярга киттеләр. Акция барышында балалар үзләренең яхшы эш башкаруларын аңладылар-елның иң авыр вакытында кошларга исән калырга булышалар. Акция ахырында "Карга һәм Чыпчык" танып-белү уенын уйнадылар.