“Ел тәрбиячесе - 2022” бәйгесенең II туры

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген 3 номерлы Саба «Шоколад» балалар бакчасында “Ел тәрбиячесе -2022” бәйгесенең II туры узды. Әлеге бәйгедә Сабаның “Бәләкәч”, Лесхозның “Ләйсән”, Шәмәрдәннең “Әкият” балалар бакчалары тәрбиячеләре көч сынашты. Аларга “Шоколад” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар бик теләп ярдәмгә килде. Чит балалар бакчасы, бөтенләй башка мохит, моңарчы таныш булмаган балалар! Бәйгедә катнашучы тәрбиячеләргә җиңел булмагандыр. Тик алар барысыда куелган бурычны уңышлы башкарып чыкты. Тәрбиячеләр  бәйгегә югары дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Аларга алга таба да зур җиңүләр насыйп булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International