2022 елның 22-24 гыйнварында Биектау районының Усады авылында машина ярышлары узды. Ярышларда Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы катнашты. "Боз ярышлары-1600" дисциплинасында Рәис Нургалиевич 3 нче урынны яулады, ә "боз ярышлары - ирекле" дисциплинасында җиңүче булды. Чын күңелдән район башлыгын котлыйбыз, киләчәктә дә спортта уңышлар телибез.
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
24 гыйнвар 18 сәгатьтән 25 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 24 гыйнварында кичен, төнлә һәм көндез урыны белән томан (Казан шәһәрендә – төнлә һәм иртән) көтелә.
Балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү-бөтен җәмгыять проблемасы, балалар учреждениеләренең өстенлекле бурычларыннан берсе. Аны уртак көч белән генә хәл итеп була. Шуңа күрә ЮХИДИ инспекторлары белән очрашулар һәрвакыт актуаль һәм мөһим.
Бүген, юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү максатыннан, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Саба районы буенча бүлегенең профилактика бүлеге начальнигы Ягафарова Гүзәл Назыйф кызы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча ЮХИДИ бүлегенең юл-патруль хезмәте инспекторы Мәҗитов Фаил Зөфәр улы һәм Икшермә авыл җирлеге полиция участок инспекторы Сәхәбиев Алмаз Альберт улы белән очрашу үткәрелде.
2022 елның апрелендә Казан шәһәрендә Энергетика һәм Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы (алга таба – ТЭФ-2022) узачак.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУнән килде:
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
22 гыйнвар 18 сәгатьтән 23 гыйнвар 8 сәгатькә кадәр.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 23 гыйнварында төнлә урыны белән :
- көчле кар;
- күз күреме 1-2 км га кадәр начараю белән буран;
- кар көртләре барлыкка килү көтелә.
2022 елда «Винни-Пух» әкиятен иҗат иткән А.А. Милнның тууына 140 ел тула
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне 2022 елда физик затларның керемнәрен декларацияләү һәм салымнан тотып калынган акчаны алу өлешендә физик затлар кеременә салым буенча Законнардагы үзгәрешләр буенча вебинарга чакыра.
21 гыйнвар көнне Теләче мәдәният йортында Саба район мәдәният йорты белгечләре куйган «Мәртен әртисләре» комедия спектакле күрсәтелде.
21 гыйнвар көнне Саба район китапханәсе каршында эшләүче "Мишә дулкыннары" әдәби клубы шагыйрәләре Теләче районы мәдәният йортында узган "Аулак өй баттл" уенында катнаштылар. Таныштыру, кара- каршы такмаклар әйтешү, "Йөзек салыш" уены биремнәрен үтәүдә якташ шагыйрәләребез үзләрен сынатмадылар. Әтнә командасы белән көч сынашуда җиңү яуладылар. Катнашучыларыбыз Илнур Ибраһимов, Зөлфия Зиннурова, Сөмбелә Ибраһимова, Вәсилә Галиева, Илмира Гыймаева, Гөлүсә Фатиховага чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерәбез!!! Барысына да иҗади уңышлар теләп калабыз!!!
Саба муниципаль районындагы ВФСК ГТО сынау үзәге һәркемне ГТО стандартлары комплексын үтәргә чакыра. Барлык сораулар буенча 8 (84362) 2-45-89 телефоны аша Саба муниципаль районы Башкарма комитетының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз.