Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
20 һәм 24 гыйнвар көннәрендә Килдебәк авылында мини-футбол буенча Саба районы чемпионатының район этабы матчлары узды. Киеренке һәм мавыктыргыч уеннар нәтиҗәсендә Явлаштау командасы 3 нче урынны алды һәм алга таба да уза алмады. Ә Мишәбаш командасы ярымфиналга чыкты. Алдагы уеннарда да уңышлар телибез
23 гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәрендә һәвәскәр спортчылар арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы шәхси-команда беренчелеге булып узды. Ярышларда Саба районы спортчылары катнашты. Ярыш нәтиҗәләре: Хәбирова Сабина - 1 урын, Мөбарәкова Алия - 1 урын, Фәсхетдинова Равия - 1 урын, Вайисов Улугбәк - 3 урын, Шакирҗанов Дамир - 1 урын,Шакиров Рамил - 3 урын, Яппаров Рамил - 2 урын. Саба районы командасы 3 нче урынны яулады. Спортчыларыбызны котлыйбыз.
21 гыйнвар көнне « Театр яктылыкка нурга илтә» театр фестивале кысаларында Явлаштау авыл мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл үзешчәннәре тарафыннан Рабит Батулланың «Ак кугәрченнәр» драмасы сәхнәләштерелеп Урта Саба халкына тәкъдим ителде. Спектакль тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде. « Тамаша» театр коллективына алга таба да иҗади уңышлар телибез .
Хөрмәтле студентлар! Студентлык еллары тормыш китабыгызның мавыктыргыч, онытылмаслык бүлеге булып калсын! Югары максатлар куерга һәм аларга ирешергә курыкмагыз! Хыялларыгыз һәм кыю планнарыгыз тормышка ашсын!
23 гыйнвар көнне Тимершык авылы бозында хоккей буенча Саба районы чемпионатының чираттагы уеннары уздырылды. Ярышта Тимершык, Мишәбаш, Явлаштау командалары көч сынашты.
Уен нәтиҗәләре:
Тимершык- Мишәбаш 3:5;
Тимершык- Явлаштау 4:2.
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте КАМАЗ машинасы шоферлары кышкы чордада –барсыда эш белән тәэмин ителгән. Шушы көннәрдә, Эзмә авылы янында төзелә торган тау чаңгысы трассасында чүп түгү эшләре башкардылар. Хәзерге вакытта Шәмәрдән ашлык кабул итү элеваторыннан ашлык, Казан шәҺәреннән ПГС алып кайту эшләре алып баралар.
Бүген Сабаның 2 нче номерлы «Әллуки» балалар бакчасында зурлар төркемендә тәрбияләнүчеләр арасында юл йөрү кагыйдәләре буенча викторина узды. Викторинага шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләре дә чакырылган иде.
Норвегиядә спортның кышкы төрләре буенча дөнья чемпионаты узды. Ярышларда Саба районы спортчысы Рушан Миңнегулов катнашты. 18 гыйнварда озын дистанциядә чаңгы ярышы булды, анда Рушан көмеш призер булды, 22 гыйнварда чаңгы спринтында Рушан шулай ук 2 нче урынны алды. Рушанны чын күңелдән ярышларда яхшы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
Пенсия фондына күчерелгән пособиеләрне түләү тәртибе