«Транспорт. Юлларда иминлек»

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Сабаның 2 нче номерлы «Әллуки» балалар бакчасында зурлар төркемендә тәрбияләнүчеләр арасында юл йөрү кагыйдәләре буенча викторина узды. Викторинага шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләре дә чакырылган иде. Викторина үткәрү өчен, балалар ике командага бүленде. Һәр команда төрле биремнәрне үтәде, сорауларга җавап бирде: "Юлны ничек дөрес итеп чыгарга?» , “Тротуар булмаганда юлда ничек йөрергә?» , "Яктылыкны кире кайтаручы элементлар нигә кирәк?». Жюри  бер тавыштан һәр команданы җиңүче дип тапты.Катнашучыларга медальләр тапшырылды. ЮХИДИ хезмәткәрләре безнең мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ышанычлы җәяүлеләр һәм  машина йөртүчеләр үсәчәк  дип ышанып калалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International