«Винни-Пух янында кунакта» дип исемләнгән әкият сәгате

2022 елның 22 гыйнвары, шимбә

2022 елда «Винни-Пух» әкиятен иҗат иткән А.А. Милнның тууына 140 ел тула. Винни-Пух герое бүгенге көнгә кадәр балалар әдәбиятының иң танылган һәм яраткан геройларының берсе булып санала. Винни-Пух турындагы китаплар XX гасырның иң яхшы 100 китабы исемлегенә кертелгән.

 Шул  уңайдан 19 гыйнвар көнне Килдебәк авыл китапханәчесе балалар өчен «Винни-Пух янында кунакта» дип исемләнгән әкият сәгате үткәрде. Балаларны язучының биографиясе һәм иҗаты турында кызыклы фактлар белән таныштырды.

   Шулай ук балалар, әкият викторинасында бик теләп катнаштылар, әкиятләр буенча сорауларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International