"Мишә дулкыннары" әдәби  клубы шагыйрәләре Теләче районы мәдәният йортында узган "Аулак өй баттл" уенында катнаштылар

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

21 гыйнвар көнне Саба район китапханәсе каршында эшләүче "Мишә дулкыннары" әдәби  клубы шагыйрәләре Теләче районы мәдәният йортында узган "Аулак өй баттл" уенында катнаштылар.  Таныштыру, кара- каршы такмаклар әйтешү, "Йөзек салыш" уены биремнәрен үтәүдә якташ шагыйрәләребез үзләрен сынатмадылар. Әтнә командасы белән көч сынашуда  җиңү яуладылар. Катнашучыларыбыз Илнур Ибраһимов, Зөлфия Зиннурова, Сөмбелә Ибраһимова, Вәсилә Галиева, Илмира Гыймаева, Гөлүсә Фатиховага чын күңелдән рәхмәт сүзләрен  җиткерәбез!!! Барысына да иҗади уңышлар теләп калабыз!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International