«Тургай» приютында Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча ЮХИДИ инспекторлары белән очрашу булды.

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү-бөтен җәмгыять проблемасы, балалар учреждениеләренең өстенлекле бурычларыннан берсе. Аны уртак көч белән генә хәл итеп була. Шуңа күрә ЮХИДИ инспекторлары белән очрашулар һәрвакыт актуаль һәм мөһим.

Бүген, юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү максатыннан, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Саба районы буенча бүлегенең профилактика бүлеге начальнигы Ягафарова Гүзәл Назыйф кызы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча ЮХИДИ бүлегенең юл-патруль хезмәте инспекторы Мәҗитов Фаил Зөфәр улы һәм Икшермә авыл җирлеге полиция участок инспекторы Сәхәбиев Алмаз Альберт улы белән очрашу үткәрелде.

Тэги: осз
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International