"Кышын кошларны ашатыгыз"

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

Иштуган авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән "Кышын кошларны ашатыгыз" дигән акция үткәрделәр.Акциянең максаты-балаларның игътибарын кышлаучы кошларга җәлеп итү. Кыш кошлар өчен елның иң авыр чоры: салкын һәм ачлыктан бик күп канатлылар үлә. Кошлар безнең йорт янына очып киләләр, һәм без канатлы дусларга кышны чыгарга ярдәм итәргә тиеш .

Чара башында балаларга күчмә һәм кышлаучы кошлар нәрсә белән аерылып торулары, аларның үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Балалар кошларның кышка, салкыннарга ничек яраклашуын белделәр. Кышлаучы кошлар турында викторина сорауларына җавап бирделәр, кошлар турында табышмаклар чиштеләр.

Аннан соң балалар үз куллары белән җимлекләр ясадылар һәм ашлык белән әзерләнгән җимлекләрне элеп куярга киттеләр. Акция барышында балалар үзләренең яхшы эш башкаруларын аңладылар-елның иң авыр вакытында кошларга исән калырга булышалар. Акция ахырында "Карга һәм Чыпчык" танып-белү уенын уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International