"Саба йөзү бассейны” Физкультура-сәламәтләндерү комплексы” муниципаль бюджет учреждениясе коллективы Байлар Сабасы авылы жирлегендә 2 июндә Сабантуйга традицион бүләкләр җыюны зурлап үткәрде.
Матур карета белән бизәлгән ат - бәйрәмнең чын символы иде. Янәшәдә гармунчылар уйнады: халык көйләре тавышына хуҗалар биеп торды!
Безнең хезмәткәрләр милли киемнәрдә хуҗаларны шигырьләр һәм биюләр белән каршы алдылар, яхшы кәеф һәм чакыру кәгазләре тараттылар һәм Сабантуйга бирнә җыйдылар.
Бәйрәм чын мәгънәсендә җанлы үтте:
- урамнарда күп төрле милли-уен кораллары: гармун, баян, тальян, курай, бубенцы һәм бубен тавышлары яңгырады;
- капка янында зәвыклы биюләр;
- яшь кызларның кулъяулык, сөлге тапшырулары;
- хезмәт династияләре катнашуы (Сабиров Булат Расихович -начальник Шеморданского газового участка ЭПУ Сабыгаз , Сабирова Ильсеяр Исмагиловна -ведущий экономист ЭПУ Сабыгаз, Мухетдинов Исмагил Ибраевич -пенсионер (с1985 по 2019г начальник ЭПУ Сабыгаз), Мухетдинова Танира Абдулловна - пенсионер (бухгалтер -кассир Сабинский комбикормовый завод) , Мухетдинов Ирек Исмагилович-начальник ЭПУ Сабыгаз , Мухетдинова Лилия Фанилевна-бухгалтер ЭПУ Сабыгаз);
- хуҗаларны саф татар телендә сәламләп Сабантуйга чакырулар өләшенде;
- бердәмлек һәм шатлык атмосферасы.
Барыгызны да киләчәк Сабантуйлары белән котлап, аяз күк йөзе, илебезгә тынычлык телибез.