ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2022 ел
сишәмбе

8 июль көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»уңаеннан чара үткәрделәр. 

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2022 елның 20 июлендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.

Шекше авыл җирлеге кунаклары һәм авыл халкы Корбан гаетенә багышланган бәйрәм намазында катнаштылар

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Татарстанда «Яшь гаилә» республика социаль ипотека программасы дәвам итә. 

Шәмәрдән авыл җирлегендә Дубравная һәм Центральная урамнарында вак таш җәю эшләре бара.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

11
июль, 2022 ел
дүшәмбе

8 июль көнне Рәсәйдә  гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Хәрберебез гаиләсе белән горурлана, аны саклый һәм яклый. Үзебездә тәрбияләнүче  балаларыбызда без гаиләгә мәхәббәт, олыларга хөрмәт тәрбияләргә тырышабыз. Шундый максат белән Шәмәрдән 2 нче номерлы “Теремок” балалар бакчасы тәрбиячесе Закирова Наилә Мөнавир кызы уртанчылар төркеме балалары һәм ата-аналары белән “Бергә күңелле!” дигән исем астында күңел ачу чарасы үткәрде. Башта балалар гаилә турында шигырьләр сөйләделәр, әти –әниләре аларгы ничек яратып эндәшкәне, туганнарын ничек яратулары турында әйтеп киттеләр. Соңыннан “Су сибәбез”, “Зур кер юу”, “Уңыш җыю”, “Кем тизрәк”, “Себерке” шаян уеннары уйнап күңел күтәрделәр. Бергәләп күңел ачу балаларны һәм ата-аналарны якынайтты, гаиләләрне ныгытты.

Тэги: Мәгариф идарәсе

9-10 июльдә Байлар Сабасының "Аргамак" картодромында картинг буенча Урал федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге узды. Ярышларда Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе районнарыннан һәм шәһәрләреннән барлыгы 128 спортчы катнашты. Ярышларны ачу тантанасында мәртәбәле кунаклар катнашты: Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Рашат улы Ишниязов, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, Физик культура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Әмир Мәхсүт улы Хәмитов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Ибраһим улы Галиев. Безнең район спортчылары әлеге ярышларда яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. "Восход" классында Даминов Динар - 2, Исрафилов Рифат 3 урынны яулады. Команда зачетында Саба районының "Торнадо" командасы 2 нче урынны алды. Спортчыларны, тренерларны һәм механикларны котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез.

2022 нче елның 9-10  июль көннәрендә Саба районының «Сабантуй» спорт - сәламәтләндерү комплексы базасында спортинг-дуплет атуы буенча ярышлар узды. 

   Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре, балалар белән бергә, Кукмара районының Ятмас – Дусай авылында урнашкан “ Күз” чишмәсенә сәяхәткә бардылар. Шундый матур табигатьле урында урнашкан чишмәнең суын балалар эчеп  карадылар, үзләре белән дә алдылар. Үзенең шифалы суы белән дан тоткан “ Күз” чишмәсе янында балалар рәхәтләнеп ял иттеләр.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International