Cпортинг-дуплет атуы буенча ярышлар

2022 елның 11 июле, дүшәмбе

2022 нче елның 9-10  июль көннәрендә Саба районының «Сабантуй» спорт - сәламәтләндерү комплексы базасында спортинг-дуплет атуы буенча ярышлар узды. . Ярышларны ачу тантанасында мәртәбәле кунаклар катнашты: Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башлыгы Раис Нургали улы Миңнеханов, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, Физик культура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Әмир Мәхсүт улы Хәмитов, Россия Федерациясе практик ату федерациясе вәкиле, стендка ату буенча Россия спорт мастеры Сергей Владимирович Шушков, Татарстан Республикасы стендка ату һәм пуля белән ату федерациясе президенты Сергей Константинович Демин, ярышларның баш хөкемдары Олег Евгеньевич Лизунов катнашты.
Ярышларны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы "Сабантуй" спорт мәктәбе муниципаль бюджет учреждениесенең стендка ату буенча тренеры Алексеев Юрий Владимирович Татарстан Республикасында физик культура һәм спорт үсешенә зур өлеш керткәне өчен Дәүләт Думасы физик культура һәм спорт комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International