ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

11 июль 21 сәгатьтән 12 июль 21 сәгатькә кадәр.

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 12 июлендә төнлә һәм көндез урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге 15-20 м/с, көндез урыны белән яшен, күк күкрәү,боз явуы көтелә.

Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның

югары янгын куркынычы турында кисәтү

 

2022 елның 12 июленнән 15 июленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы саклана (4 класс).

8 июль көнне Югары Симет авыл җирлегендә, мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан "Гаилә , мәхәббәт һәм тугрылык" көне кысаларында  спорт ярышлары үткәрелде.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Иске Икшермә авыл җирлегендә "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне"бәйрәме узды

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Елыш авыл чигендә иганәчеләр ярдәме белән юл догасы урнаштырылды. Юлларда исән-имин йөрергә язсын, юлга чыкканда догада булыйк. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

8 июль көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" билгеләп үтелде. Мәдәният хезмәткәрләре гаиләләр арасында спорт бәйгеләре һәм дискотека оештырдылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Югары Шытсу мәдәният йортында, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан мәдәни чара булып узды. Чарада 4 гаилә катнашып кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр, шулай ук концерт номерлары тәкъдим ителде.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Корбан бәйрәме алдыннан, Олы Кибәче авыл җирлегендә, изге урыныбыз булган зиратларда, печән чабу өмәсе оештырылды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Елыш авылында 10 июль көнне ел саен үткәрелеп килүче матур традициягә әйләнгән балалар өчен Сабантуй булып узды. Елыш авыл клубы, авыл халкы һәм иганәчеләр ярдәме белән үткәрелгән чарада кызыклы уеннар, концерт номерлары һәр баланың күңеленә хуш килде. Уеннарда катнашучыларга бүләкләр яхшы әзерләнгән иде. Иң зур буләк - кәҗә булды. Әлеге бүләк капчык сугышында җиңүчегә тапшырылды. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Приютта тәрбияче Мөхәммәтҗанова Л.Ф. җитәкчелегендә фото түгәрәге эшли. Фотокүргәзмә тәрбияләнүчеләргә техникага мәхәббәт тәрбияли, күзәтүчәнлекне үстерә, эстетик тәрбия бирүгә ярдәм итә. Бүген  шушы түгәрәккә йөрүче балалар экскурсиягә бардылар.Фотага төшерделәр.Фоталар бик матур килеп чыкты.

 

 

Тэги: осз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International