«Эфирда яхшылык»2022 елда Татарстан Республикасы иреклеләр берләшмәсе эшчәнлеген һәм чараларын иң яхшы яктырту буенча массакүләм мәгълүмат чаралары арасында республика конкурсы
11-16 нчы июль көннәрендә Алексеевск районының Биләр җирендә hөнәри үсешне нәтиҗәле итүче социаль күнекмәләрне үстерүгә багышланган өченче форум үз эшен башлады. "Сәләт-Саба" аланы сәләтлеләре әлеге форумда 6 көн буена бүтән аланнар белән ярышларда көч сынашачак. Балаларга уңышлар телибез.
САК БУЛЫГЫЗ, МОШЕННИКЛАР!!!
Олы Кибәче авыл җирлегендә Төбәк авылы гражданнарының үзара салым акчасына Төбәк зиратына бара торган таш юл салынды. Эшне "Рамазан" оешмасы башкарды.
8 июль көнне Сатыш авыл җирлегендә "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" билгеләп үтелде. Мәдәният хезмәткәрләре гаиләләр арасында спорт бәйгеләре һәм дискотека оештырдылар.
Тантаналы чараны авыл җирлеге башлыгы А. Н.Гәрәев ачып җибәрде. «Яшьлек» яшьләр үзәге командасы спорт уеннары үткәрде. Программада эстафеталар һәм күңелле стартлар булды. Уеннар Шәмәрдән мәдәният йорты коллективы тарафыннан музыкаль озату һәм концерт номерлары белән үткәрелде. Җиңүчеләрне дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләделәр.
8 июль көнне Очиле авыл клубында, Курсабаш авыл мәдәният йорты белгечләре, Түбән Утар авыл клубы мөдире, үзешчән сәнгать артистлары белән берлектә, Пушкин картасы буенча Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган "Мәхәббәт һәм тугрылык" исемле урам концерт программасы оештырдылар. Концертта музыкаль номерлар яңгырады, алардан барлык тамашачылар да канәгать калдылар. Кызлар матур бию номерлары бүләк иттеләр.Гаилә һәм мәхәббәт турында матур шигырьләр һәм котлаулар чара дәвамында яңгырады. Бәйрәм барлык тамашачыларга аралашу шатлыгы һәм яхшы кәеф бүләк итте.
07 июль көнне Саба районы Курсабаш авыл җирлегенең административ бинасында, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы, Булат Илдар улы Кадыйров халыкны кабул итте. Гражданнарны кабул итү Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керүче барлык мәсьәләләр, аерым алганда, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен дәүләти җайга салу һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнар буенча үткәрелде.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Мичән авыл җирлегендә, мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан "Гаилә , мәхәббәт һәм тугрылык" көне кысаларында спорт ярышлары үткәрелде.