11 июль көнне Шәмәрдән авылында Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган спорт-күңел ачу чарасы узды.

2022 елның 12 июле, сишәмбе

Тантаналы чараны авыл җирлеге башлыгы А. Н.Гәрәев ачып җибәрде. «Яшьлек» яшьләр үзәге командасы спорт уеннары үткәрде. Программада эстафеталар һәм күңелле стартлар булды. Уеннар Шәмәрдән мәдәният йорты коллективы тарафыннан музыкаль озату һәм концерт номерлары белән үткәрелде. Җиңүчеләрне дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International