Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төп һәм гомумтанылган халыкара хокукларның берсе - кулланучылар агартуга хокук.
Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә агарту максатыннан чыгып, кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләрне даими яктыртып, гражданнарны күчмә кабул итүләр үткәрә. Чираттагы очрашу 2022 нче елның 7 нче июлендә Саба муниципаль районы Курсабаш авыл җирлегендә узды. Гражданнарны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль – инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов кабул итте.
Кабул итү барышында гражданнарга «кулланучылар хокукларын яклау турында»РФ Законы нигезендә үз хокукларын тормышка ашыру тәртибе аңлатылды. Чара «Вестник потребителя Татарстана " газетасына буклетлар таратылды.
Гражданнар өчен бүгенге көндә үзләренең салым йөкләмәләреннән хәбәрдар булу актуаль. Салым бурычлары булу пенялар исәпләү, региональ һәм җирле бюджетлардан дәүләт ярдәме чараларыннан баш тарту, Россия Федерациясе читенә чыгу хокукын чикләү, суд приставлары хезмәтенең бурычлы мөлкәте, банклардагы счетлардагы акчалар хисабына бурычын түләттерү кебек күңелсез нәтиҗәләргә китерә.
2022 елның 1 июлендә Татарстан Республикасында яңа махсус салым режимын кертү буенча эксперимент башланды-салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы (АУСН), ул салым түләүче өчен кассалардан һәм банк счетларыннан салымнарны тулысынча исәпләргә мөмкинлек бирә.
Безнең Олы Шыңар “Әллүки” балалар бакчасы “Балаһөнәр” проектында катнаша. 12 нче июль көнне балалар шушы проект нигезендә Саба гимназиясендә (“Научный институт”) һәм Сабаның МЧС та( “Спаситель») булып кайттылыр. Гимназиядә ОБЖ укытучысы Хайриев И.З. балаларга ничек итеп противогаз, газдан саклану киеме киюне, автомат җыюны күрсәтте. Солдатка кирәкле көрәк, су фляшкасы, котелок, каска һ.б. белән бик кызыклы, мавыктыргыч итеп таныштырды.
Сабаның МЧС хезмәткәрләре балаларны бик ачык йөз белән каршыладылар. Янгын куркынычсызлыгы буенча кызыклы мультфильм, информацион слайдлар күрсәттеләр. Аңлату эше уен формасында оештырылган иде. Диспечерга песине коткарырга кирәклеге, Белмәмешнең ут белән уйнап янгын чыгарганлыгы һәм аны сүндерергә кирәклеге турында хәбәр килде. Балалар бик теләп бу эштә катнаштылар, песине коткардылар, утны үзләре шлангадан су сибеп сүндерделәр. Янгын сүндерүченең каскасын киделәр, киемнәрен күрделәр һәм хәтта янгын сүндерү машинасына да утырып карадылар.
Бу көн балалар өчен бик файдалы булып үтте.
Шәмәрдән авылында үзара салым акчасына урам челтәрен ремонтлау эшләре алып барыла.
2022-2023 елларда җылыту сезоны башлану сәбәпле, коммуналь-көнкүреш объектлары, шулай ук сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә 2022-2023 елларда көзге-кышкы эксплуатациягә әзерлек чорында башкарма-техник документлар тапшыру кирәклеге турында хәбәр итәбез.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан бүген, 13 нче июль көнне, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, төрле яшьтәге балалар өчен велосипед ярышы оештырдылар.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУНӘН килде:
Татарстан Республикасы территориясендә шторм кисәтү
2022 елның 14 июльнең 15 сәгатьтән 15 июльнең 19 сәгатькә кадәр вакыт аралыгында.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә Актив атмосфера фронтлары узганда урыны белән яшен, көчле һәм бик көчле яңгыр, яңгыр, боз, көчле җил, көчәйгәндә 17-22 м/с кадәр, урыны белән 25 м/с га кадәр көчле җил көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр итә:
Олы Нырты авыл җирлегенең Урта Нырты авылында үзара салым акчасына урам челтәрен ремонтлау эшләре алып барыла.