Курсабаш авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү

2022 елның 15 июле, җомга

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төп һәм гомумтанылган халыкара хокукларның берсе - кулланучылар агартуга хокук.

Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә агарту максатыннан чыгып, кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләрне даими яктыртып, гражданнарны күчмә кабул итүләр үткәрә. Чираттагы очрашу 2022 нче елның 7 нче июлендә Саба муниципаль районы Курсабаш авыл җирлегендә узды. Гражданнарны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль – инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов кабул итте.

Кабул итү барышында гражданнарга «кулланучылар хокукларын яклау турында»РФ Законы нигезендә үз хокукларын тормышка ашыру тәртибе аңлатылды. Чара «Вестник потребителя Татарстана " газетасына буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International