«Җилдән тизрәк» - балалар өчен велосипед ярышы

2022 елның 15 июле, җомга

Җәйге каникуллар дәвам итә! Кояшлы, җылы көннәрдә саф һавада күбрәк буласы, актив ял итеп, көч җыеп каласы килә. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан бүген, 13 нче июль көнне, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, төрле яшьтәге балалар өчен велосипед ярышы оештырдылар. Балалар бик теләп, чын күңелдән ярыштылар. Яшьтәшләрең арасында үз көчеңне сынап карау аеруча кызык бит ул! Беренче өчлеккә керүчеләргә грамота һәм бүләкләр әзерләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International