Гаилә көне

2022 елның 12 июле, сишәмбе

8 июль көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»уңаеннан чара үткәрделәр. Һәр кеше өчен гаилә аерым әһәмияткә ия. Туганнары һәрвакыт янәшәдә булачак, авыр хәлдә ярдәм итәчәкләр. Кайгыртудан, мәхәббәттән, ярдәменнән башка яшәү авыр. Бу мөмкин түгел диярлек. Безнең чарада Искәндәров һәм Сибагатовлар гаиләләре катнашты. Алар өчен спорт-хәрәкәтчән уеннар оештырдык. Күңелле уеннардан соң биюләр булды, ә чәйсез ничек соң? Тәмле пироглар белән чәй эчтеләр, гаилә традицияләре турында сөйләштеләр. Ә тәмле чәйдән соң, аларны безнең «Колокол»музеена кунакка чакырдылар. Чара ахырында стенгазета чыгардылар һәм истәлеккә фотога төштеләр. Чара бер сулышта узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International