ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2022 ел
сишәмбе

Кече Кибәче авылында иске электр баганалары яңага алыштырылды. Эшне "Сетевая компания" оешмасы башкарды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

2022 нче елның 2 нче августында Саба муниципаль районы Башкарма комитетының актлар залында административ комиссия рәисе Ишниязов Марат Рашатович административ комиссиянең чираттагы утырышын үткәрде, анда 2 административ эш каралды.

Һава-десант гаскәрләре көне белән котлыйбыз. Һәрвакыт җирдә дә, һавада да ышанычлы булырга телибез. Телибез һәрвакыт ия ышанычлы десант дуслар тормышта. Һәр көн югары очарга мөмкинлек бирсен, һәр идея уңыш һәм Җиңү шартлары итсен! Сәламәтлек, тынгысыз батырлык һәм көч телибез.

Шәмәрдән авыл җирлегендә агымдагы елда үзара салым акчасына контейнер мәйданчыклары төзү буенча эшләр башкарылды. Барлыгы 108 контейнер мәйданчыгы (2, 3, 4 контейнер сыйдырышлы) төзелде. Бу мәйданчыкларга 357 данә капкачлы яңа евро контейнерлар урнаштырылачак. Бүгенге көндә барлыгы 149 контейнер кайтартылды һәм урнаштырылды. ООО «УК «ПЖКХ» региональ операторыннан тагын 208 контейнер кайтуы көтелә.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Яшьлек -иң кыю өметләр, эзләнү, ачышлар һәм максатларны тормышка ашыру вакыты. 31 июль көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре яшьләр өчен «Җырлый торган гитара»дип исемләнгән кичә үткәрделәр. Учактагы утны , күмерне кузгалту, кружкадагы тәмле чәй исен, гитара астында җырланылган тыныч тавышны компьютерда «модельләштерергә» мөмкин түгел. Шуңа күрә ,без моңа гитара астында искиткеч җырлар җырлаучы дусларыбызның тавышын ишетергә кирәк булу сәбәпле генә җөрьәт иттек. Чарада катнашучылар гитара тарихы, аның популярлыгы, шагыйрь һәм язучыларның аңа карата мөнәсәбәте турында күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүмат белделәр, Бөек гитарада уйнаучыларны һәм заманча җыр башкаручыларны искә төшерделәр. Балалар үзләре гитара астында җырлар җырладылар, уеннарда катнаштылар. Учакта әзерләнгән бәрәңге белән сыйландылар. Чара күңелле, дустанә һәм җылы шартларда узды.

Татарстанга эш сәфәре кысаларында Росреестр җитәкчесе Олег Скуфинский республика Президенты Рөстәм Миңнеханов белән «пространство мәгълүматларының милли системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында фикер алышты. Регион территориясендә кешеләр, бизнес һәм дәүләт өчен НСПД бердәм цифрлы платформасы сервисларын гамәлгә кертү тәэмин ителәчәк 20 пилот арасына керде. Очрашуда шулай ук Росреестр җитәкчесе урынбасары, цифрлы трансформация җитәкчесе Елена Мартынова, ведомство җитәкчесе урынбасары Татьяна Громова, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров, Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, республика башлыгы ярдәмчесе Рөстәм Мерзакреев, республиканың җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин катнашты.


1
август, 2022 ел
дүшәмбе

1-нче август көнне Югары Утар балалар интернат-йортында тәрбияче Шәйхиева Е.А. балалар белән берлектә Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булган Россия сугышчыларын искә алу көненә багышланган чара үткәрде.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе Югары-Утар балалар интернат-йорты

        Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә терлек азыгы әзерләүгә елның елында аерым игътибар бирелә. Бүгенге  көндә күпъеллык үләннәрнең икенче катыннан сенаж салу  дәвам итә.Параллель рәвештә, терлекләргә ашату өчен, рулоннарга төрелеп әзерләнгән печәнне саклау урыннарына  урнаштыру бара.

Бакчабызда халыкара ком коненэ багышланган чара утте.  Ком – балалар белэн эшлэу очен искеткеч  материал. 

Чара вакытында балалар ком белэн эш иту кагыйдэлэрен искэ тошерделэр,  комнын узенчэлеге  хэм  кайда кулланганы  турында энгэмэ кордылар.  «Кулич пешеру» уеннын уйнадылар. Хэр бала узенен фантазиясен хэм осталыгын курсэтте.

Тэги: Мәгариф идарәсе

        2022 нчеелның 21-28 нче июль аралыгындаЯшь Гвардия СабаҗирлебүлекчәсеинициативасыбеләнБайларСабасыныңБалалариҗатыүзәгебазасында ДНР һәм ЛНР күчеп килүчеләргәярдәмкүрсәтүбуенчагуманитарҗыеноештырды. Атнадәвамындаберенчелкирәк-яраклар: балаларһәмөлкәннәрөчен кием-салымһәмаяккиемнәре, шәхси гигиена чаралары, азык-төлектоварларыҗыелды.

       Бүген, 1 август көнне, барлык җыелган әйберләр дә Казан шәһәренә тапшырылды. Саба районы халкы оешма-предприятиеләре, бигрәк тә яшьләр тырышлыгы белән 1516,55 килограмм гуманитар йөк җыйналды.

       Актив предприятиеләр арасында түбәндәге оешмалар бар: "Саба урман хуҗалыгы"ҖЧҖ, "САИДА"ҖЧҖ, "Умырзая", "Алмаз Мебель" җиһаз компаниясе, шәхси эшәмәкәр Нәбиев, 129 нчы янгын часте, "Биектау сөт заводы" ҖЧҖ, барлык белем бирү учреждениеләре һәм районның битараф булмаган кешеләре катнаштылар.

       "Яшь Гвардия" җирле бүлекчәсе Саба муниципаль районы халкына рәхмәтләрен белдерә!

#МолодаяГвардия
#МГЕР16
#МолодаяГвардияРТ
#СабыМолодежь
#МолодежьТатарстана
#МГЕР                                                                                                                              #СвоихНеБросаем                                                                                                                #МолодежьРоссии                                                                                                                #СабинскийРайон

Тэги: Яшь Гвардия

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International