1 август-Бөтендөнья үпкәнең яман шешенә каршы көрәш көне.
Түбән Шытсу авылында яшәүче Габдрахманов Салих Габдрахман улы 1932 елның 23 июлендә дөньяга килә.
Салих абый күп авырлыклар күреп үсә, ул үсмер чорга кергәндә илгә афәт килә, сугыш башлана. 4 классны тәмамлауга Салих абый авыл агайлары белән тубал киеп орлык чәчә, ат көтүе дә көтә, икешәр ат, үгез җигеп сука да сукалый. “Әзрәк беләккә көч кергәч, атлар белән Явлаштаудан Иштуганга бүрәнә ташырга җибәрделәр, колхоз кушуы буенча биш ел шунда эшләдек”, дип искә ала ул.
1957 елда Югары Шытсу авылы кызы Нәсимә апага өйләнә. Гаиләдә бер-бер артлы 4 бала дөньяга килә. Балаларына үрнәк тәрбия биргән Салих абый һәм Нәсимә апа. Балалары тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакларда тырышып хезмәт куялар.
Салих абый бөтен гомерен туган ягына хезмәт итүгә багышлый.
1954 елда комбайнчылар әзерләү курсларын укып кайтып, гомере буе техника иярли. Яшьтән карусыз, тырыш егет колхозның алдынгы комбайнчысы була, күп бүләкләргә, мактау кәгазьләренә лаек була. Бер елны ул урып-җыюда 1 урын алган өчен “Иж-Юпитер” мотоциклы белән бүләкләнә. Лаеклы ялга чыккач та Салих абый күп еллар колхозда эшчәнлеген дәвам итә.
Салих абый тыл һәм хезмәт ветераны. Аның эш стажы- 49 ел.
Бүгенге көндә кызы Рузия апа белән бер-берләренә терәк, таяныч булып гомер кичерә. Салих абыйның 6 оныгы 3 оныкчыгы бар.
Тәртипле, төпле акыллы, һәркемгә рәхмәтле Салих абый күршеләр һәм авылдашлар белән яхшы мөгәлләмәдә, шуна күрә аны авылдашлар бик хөрмәт итә.
В Нижнешитцинкой ООШ продолжается работа по ремонту спортивного зала. Работу выполняет ООО "Ремонтстройсервис".
Елыш авылында халыкка куркыныч тудырган зур агачлар киселде.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә чүп үләннәрен чабу эше бара.
Команда из Нижнешитцинкого сельского поселения активно приняла участие в Чемпионате района по пляжному волейболу среди мужских команд.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
29 нчы июль көнне Кукмара районы Лубян урман-техник көллияте базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының V «Цифрлы урман» слетын тантаналы рәвештә ябу тантанасы булды. Анда ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров һәм Лубян урман-техник көллияте директоры Рим Фәхразыев катнашты.
31 июль көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре фольклор клуб формированиесендә катнашучылар белән «Әбиләр өчен йога»дип исемләнгән спорт чарасы үткәрделәр.
Флэшмоб - кешеләрнең төрле массакүләм гамәлләре. Флэшмобта танышлар да, үзара таныш булмаган кешеләр дә катнаша ала.