Мәктәп урманчылыкларының V «Цифрлы урман» слеты тәмамланды

2022 елның 1 августы, дүшәмбе

29 нчы июль көнне Кукмара районы Лубян урман-техник көллияте базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының V «Цифрлы урман» слетын тантаналы рәвештә ябу тантанасы булды. Анда ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров һәм Лубян урман-техник көллияте директоры Рим Фәхразыев катнашты.

«Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының V «Цифрлы урман» слеты ахырына якынлаша. Форум эшендә барлыгы 200 артык кеше катнашты. «Урман тармагын цифрлы трансформацияләү буенча лекция, «Цифрлы урман викторинасы» интерактив интеллектуаль уены, «Яшь урманчылар» конкурсы, төрле белем бирү программалары һәм мастер-класслар оештырылды, – диде слетта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рәис Гомәров. – Слет барысы өчен дә якты һәм онытылмаслык вакыйга булды, сезне елның калган өлешенә энергия һәм уңай эмоцияләр белән дәртләндергәндер, дип өметләнәм. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм уңышлар телим».

«Цифрлы урман викторинасы» интерактив интеллектуаль уены нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны Саба районы Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр яулады, 2 нче урында – Зеленодольск районының В.В.Карпов исемендәге лицееның «Зеленый островок» мәктәп урманчылыгында катнашучылар, 3 нче урында – Тукай районы Шилнәбаш урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Натуралист» мәктәп урманчылыгы әгъзалары.

«Яшь урманчылар» конкурсының мәгълүмат этабы йомгаклары буенча 1 нче урынга Диана Чиркова (Түбән Кама районы Кызыл Чишмә урта мәктәбенең «Табигать дуслары»), 2 нче урынга – Камил Сабирҗанов (Азнакай районының Актүбә штп. 3 нче урта мәктәбе, «Яшел планета»), 3 нче урынга Арина Голубева (Спас районы Бурак урта мәктәбенең «Яшь урманчылар») лаек булды.

«Яшь урманчылар» конкурсы йомгаклары буенча җиңүне Ильвина Насыйбуллина һәм Сабур Сираҗиев («Нургали оныклары») яулады, 2 нче урында – Динә Мәҗитова һәм Олег Казанцев (Кукмара районы Лубян урта мәктәбе, «Экос»), 3 нче урында – Данияр Әхмәдшин һәм Ранил Шиһабиев (Арча районы Лесхоз урта мәктәбе, «Табигать варислары»).

«Урманны тере килеш саклыйк» дигән мәктәп урманчылыклары күргәзмәсен оештырган өчен «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгы Гран-при дипломы белән бүләкләнде. 1 нче урын – «Зеленый островок» берләшмәсенә, 2 нче урын – «Натуралист», 3 нче урын Ютазы районының Ютазы урта мәктәбенең «Яшел патруль» берләшмәсенә бирелде.

Команда зачетында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 нче урында – «Зеленый островок» мәктәп урманчылыгы (Зеленодольск районы, «Зеленодольск урманчылыгы» ДКУ), 2 нче урында – «Нургали оныклары» («Саба урманчылыгы» ДКУ, Саба районы) һәм 3 нче урында – «Табигать варислары» («Арча урманчылыгы» ДКУ, Арча районы).

Җиңүчеләр Suma X25Pro квадрокоптерлары, портатив аудиосистемалар, фитнес-беләзекләр һәм акыллы колонкалар алды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International