29 июль көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән «Бию ритмында» дип исемләнгән флэшмоб оештырдылар. Гади генә әйткәндә, флэшмоб - кешеләрнең төрле массакүләм гамәлләре. Флэшмобта танышлар да, үзара таныш булмаган кешеләр дә катнаша ала. Гадәттә, чара алдан ук интернетта планлаштырыла һәм берничә сәгать дәвамында үткәрелә. Мондый акциядә ешрак очраклы үтеп баручылар катнаша. Шул ук вакытта алар бер үк төрле гамәлләр башкаралар, эмоцияләр күрсәтәләр, нинди дә булса материал күрсәтә алалар. Балалар бик теләп бию хәрәкәтләрен кабатладылар, аларга бу бик ошады.