Шәмәрдән авыл җирлегендә чүп өчен яңа евро контейнерлар кую буенча эшләр бара.

2022 елның 2 августы, сишәмбе

Шәмәрдән авыл җирлегендә агымдагы елда үзара салым акчасына контейнер мәйданчыклары төзү буенча эшләр башкарылды. Барлыгы 108 контейнер мәйданчыгы (2, 3, 4 контейнер сыйдырышлы) төзелде. Бу мәйданчыкларга 357 данә капкачлы яңа евро контейнерлар урнаштырылачак. Бүгенге көндә барлыгы 149 контейнер кайтартылды һәм урнаштырылды. ООО «УК «ПЖКХ» региональ операторыннан тагын 208 контейнер кайтуы көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International